Әлмәт таңнары

Глаукома ничек барлыкка килә

Глаукома - вакытында һәм дөрес дәваланмаганда, тома сукырлыкка китерүче куркыныч авыру.

Глаукома булганда, күз эчендәге басымны төшерү белән бергә, күздәге кан әйләнешен яхшырту мөһим. Аның өчен туклану рационына А, В, С, Е төркеме витаминнарын кертергә кирәк. Алар матдәләр алмашын яхшырта.
Әлеге витаминнар яшелчә, җиләк-җимеш, эре итеп тарттырылган оннан салынган ипи, үсемлек маенда бар. Глаукомалы кешегә нерв киеренкелеге ярамый. Шуңа да юк-бар мәшәкатьләр өчен борчылып, кәефегезне бозмагыз. Исегездә тотыгыз: борчылганда кан басымы, шул исәптән баш сөяге эчендәге басым да, күтәрелә.
Утырып эшлисез икән, көнгә 1-2 сә­­­гать урамда җәяү йөреп керегез. Орга­­низмга кислород җитмәгәндә кан та­­мыр­­лары зәгыйфьләнә. Глаукома исә кан әйләнеше системасындагы тайпылышлар йогынтысында килеп чыга.
Телевизор каршында көнгә 1,5 сә­гатьтән дә озак утырмагыз. Бу вакытта бүлмәдәге утны яндырырга онытмагыз. Караңгыда күз карасы зурая һәм кан тамырларын кысыла.
Тамакны киптерә торган ризыклар аша­магыз. Көнлек сыекча күләме 1,5 литр­­­дан артмасын. Куе чәй, кофе кебек кан­да адреналин бүлеп чыгара торган эчем­лекләр эчмәгез.
Глаукома булганда, авыр физик эш, иелеп эшләү зыянлы. Дөнья матурлыгын күрүдән мәхрүм булмыйм, дисәң, табиб күрсәтмәләрен төгәл үтәү кирәклеген дә онытмагыз.

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: