Әлмәт таңнары

Гидрометеорология үзәге Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил булачагын кисәтә

Республикада көньяк-көнчыгыштан секундына 15-20 метр тизлектә җил булуы көтелә.

Бүген төнлә һәм иртәгә, 13 майда Татарстан территориясендә һәм республика башкаласында яшенле яңгыр һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 15-20 метр тизлектә җил булуы көтелә. Бу турыда Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда 35 градус эссе булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителүе турында хәбәр иткән иде.

 

Фото: Рамиль Гали/архив

 https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: