Әлмәт таңнары

Үги әтисе үтерүеннән куркып, малай пекарняга кереп качкан

Социаль челтәрләрдә бу хакта видеоязма таралды.

Үги әтисе үтерүеннән куркып, пекарняга кереп качкан баланың видеосы социаль челтәрләрдә таралды.
Видеода пекарня бинасына ялангач һәм кул-аяклары канга баткан малайның тыны кабып килеп керүе күренә. Бераздан ашыгыч ярдәм табиблары пекарняга килә һәм баланы алып китә.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, бүген төнлә Татарстанның Менделеевск шәһәрендә 41 яшьлек Айнур Харисов элекке хатынын, ике яшьлек улын һәм 19 яшьлек үги улын пычак белән яралап үтергән. Хатынның беренче никахтан булган 12 яшьлек улы, тәрәзәдән сикереп, котылып калырга өлгергән.

Хәзер ул бала белән психологлар эшли.

Фото: социаль челтәрләрдән.

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: