Әлмәт таңнары

Галимнәр коңгырт күзле кешеләрнең “вампир” булуын әйтә

Астрологлар, әйе, мондый бәйләнеш бар, дип фараз итә. Моннан йөзләрчә еллар элек, җир шарында адәм балалары барлыкка килгән генә вакытта аларның күзләре коңгырт төстә булган. Планетада климат йомшак, җылы, ә табигать кешегә барлык нигъмәтләрен мул биргән чор була ул.

Ләкин берникадәр вакыттан соң җир йөзендә вулканнар ату, бозлык чоры, җир тетрәүләр, метеоритлар килеп төшү кебек күренешләр күзәтелә башлый. Барлык бу катаклизмнар планетада яшәүчеләргә кире йогынты ясый башлый. Җылы климатта, муллыкта, уңай шартларда яшәп өйрәнгән кешеләр күпләп үлә башлаган, әмма барысы да түгел. Һәлак булганнарга алмашка икенче буын кешеләр килгән. Болары табигать шартларына бирешмәскә, чыдамрак, көчлерәк булырга өйрәнгән. Аларның холкы белән бергә тышкы кыяфәтләре дә үзгәргән: коңгырт күзләр белән бергә зәңгәр, яшел, кара күзлеләр пәйда булган.

Яши-яши коңгырт күзле кешеләр зәңгәр һәм яшел күзлеләр белән никахлашып яши башлашан. Нәтиҗә буларак, мондый никахтан туган сабыйларның күзләре бөтенләй яңа төсмер алган: яшкелт-зәңгәр, коңгырт-зәңгәр, карасу-зәңгәр… Бүген исә галимнәр коңгырт күзле кешеләрнең “вампир” булуын курыкмый әйтә алалар. Үзләренә җитмәгән энергияне алар башка кешеләрдән алалар. Ә менә соры, зәңгәр һәм күк төсендәге күзләргә ия булганнар – донорлар. Мондыйлар энергияләрен читләр белән бүлешә. Зәңгәр, соры һәм күк төсләр – салкын төсләр санала. Аларның ияләре бик зур энергетикага ия. Әмма язмыш бу кешеләргә бүләк биреп сөендерергә ашыкмый. Мондыйлар тумыштан зур тырышлык белән генә алга табан бара. Тырышлык белән, зур энергия түгеп яшәгәнгә күрә генә уңышка ирешәләр. Шул ук вакытта уңышсызлыкларга да очрап торалар. Димәк, күпмедер энергия түгелми калды дигән сүз. Аны кая куярга? Бер юл кала – коңгырт күзле кешеләр белән аралашырга. Соңгылары артып калган энергияне үзләренә ала да инде. Яшел күзле кешеләрне ышаныч белән “берәүдә – икәү”, ягъни, “два в одном” дип әйтеп була. Чөнки алар – “вампир” да, бер үк вакытта “донор” да. Алар чыдам, чама хисен белүче, башкаларна игътибар белән тыңлаучы, ышанычлы шәхесләр. Ошаткан, яраткан кешеләренә күңелләре белән гомерлеккә бәйле булалар. Яшел күзлеләрнең гомер юлы дистәләрчә елларга алдан “язып”, планга салынып куелган була. Иң яхшы сыйфатлары – эчке дөньялары белән килешеп, комфортта яшиләр. Тормышлары уңышлы булсын өчен аларның гомер юлдашы үзләре кебек үк яшел күзле булырга тиеш. Ә менә коңгырт күзлеләр белән никах аларга күп мәшәкать китерергә мөмкин. Шулай итеп, күзләр төсе һәм язмыш – үзара аерылгысыз. Шуны аңлаган кеше үзенең мөмкинлекләрен, тормыш юлдашын сайлау юлларын алдан белеп тора.

 

Фото:https://pixabay.com

https://tatar-today.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: