Әлмәт таңнары

Фәрит Мөхәммәтшин: «Кешеләрне ишетү мөһим»

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән «КАМАЗ» ГАҖнең төп бүлекчәсе булган автозаводның фәнни-техник үзәгенә килде.

Республика парламенты башлыгы тәҗрибә-сәнәгать җитештерү корпусында булды, КАМАЗ тест-драйвын уздырды, шулай ук завод хезмәткәрләре һәм үзәкнең яшь белгечләре белән аралашты.

Фәнни-техник үзәк киң модельле йөк автомобильләрен ясау, аларны сынау һәм   агрегатларын эшләү белән шөгыльләнә. Нәкъ менә үзәк базасында югары йөк күтәрүче, тулы приводлы автомобильләр, махсус автомобиль һәм автобус  шассилары ясала.

Фәрит Мөхәммәтшин яңа  шәхсән үзе машина руле артына утырып, КАМАЗ 54901 машинасын сынап карады.

Завод хезмәткәрләре белән очрашу үзәк корпусларының берсендә узды. Дәүләт Советы Рәисе республика предприятиеләрендә мондый очрашуларны даими рәвештә үткәрә. Фәрит Мөхәммәтшин өчен иң мөһиме - хезмәт коллективы белән производство турында гына түгел, ә кешеләрнең мөһим проблемалары турында ачык сөйләшү. Очрашуда шулай ук «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин катнашты. «КАМАЗ» фәнни-техник үзәге хезмәткәрләрен ишегалларын төзекләндерү, автошәһәрдә яңа спорт объектлары төзү, балалар бакчасы өчен югары түләү һәм башкалар кызыксындырды.

Камазлылар сүзләренә караганда, Чаллыда спорт белән шөгыльләнү өчен инфраструктура җитми, бигрәк тә команда төрләре белән шөгыльләнү өчен, ә чаллылыларның теләге зур. «Әлбәттә, тагын да зуррак спорт казанышлары телисе килә, - дип зарланды завод хезмәткәрләре, - «КАМАЗ» футбол командасының югары лигада уйнаган чаклары булды, бүген, финанслау җитми». Фәрит Мөхәммәтшин җирле предприятиеләрне командага активрак инвестицияләр кертергә, Чаллы футболчыларының иганәчесе булырга чакырды.

Завод хезмәткәрләре ишегалларын төзекләндерү турында да сорау бирделәр. Камазлылар сүзләренә караганда, Яр Чаллыдагы ишегалларына яңа уен һәм спорт мәйданчыклары, газоннар һәм эскәмияләр кирәк. Машина кую урыннары аз.

Фәрит Мөхәммәтшин хәзерге вакытта республикада «Бердәм Россия» депутатлары инициативасы белән «безнең ишегалды» масштаблы төзекләндерү программасы гамәлгә ашырылуын искәртте. 2024 елга кадәр Татарстанда - 9 мең, Чаллыда 500дән артык ишегалды төзекләндереләчәк. Хәзерге вакытта барлык районнарда да халык белән очрашулар уза, аларда ишегалдының киләчәге турында фикер алышалар, территорияләрне актив проектлау бара.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: