Әлмәт таңнары

Фәрит Мөхәммәтшин: Бу чакырылыш халыкка социаль ярдәм белән аерылып тора

Дәүләт Советы Рәисе бишенче чакырылыш йомгакларына багышланган матбугат конференциясен үткәрде.

Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы эше халыкка социаль ярдәм белән аерылып тора. Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга бишенче чакырылыш йомгакларына багышланган матбугат конференциясендәшулай дип белдерде.

“Капиталь ремонтка акча түләү, шул исәптән өлкән яшьтәгеләр дә түләргә тиешлеге турында карар кабул ителгәндә борчылдык. Без 80 яшьлек пенсионерларны капиталь ремонт өчен түләүдән азат иттек, 70 яше тулмаганнар өчен аның яртысын калдырдык. Башка кайбер төбәкләр дә безнең тәҗрибәне кабатлады”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул, шулай ук, пенсия реформалары турында законнар кабул ителгәч, Татарстанда пенсия алды яшендәгеләргә социаль ярдәм чаралары озайтылганын искәртте. Шулай ук, балалы гаиләләргә дә социаль ярдәм чаралары кертелгәнен билгеләп узды. “Бу чакырылыш закон чыгару дәрәҗәсендә халыкка социаль ярдәм белән аерылып тора”, - диде Мөхәммәтшин.

Ул бу чакырылышта бакчачыларга да игътибар зур булганын билгеләп узды. “Бакчачыларның тормышын катлауландырган федераль закон да кабул ителгән иде. Югары Осланда бакчачылар белән махсус очраштык. Су белән тәэминатка түләү кертелү белән бәйле рәвештә, федераль үзәккә яңа инициативалар керттек”, - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Ул авыл җирлегендә ярдәмче хуҗалыклардагы халыктан 2 млрд сумга продукция җыеп сатылуын әйтте. “Бу барлык җитештерелгән продукциянең яртысыннан артык. Моның өчен агросәнәгать парклары тудырыла, авыл кешесе үз товарын күргәзмәләрдә сата алырлык шартлар тудырыла. Шул рәвешле, өстәмә гаилә бюджеты да формалаша”, - диде.

Фәрит Мөхәммәтшин халыкның тормыш шартларын яхшыртуга, социаль-икътисади үсешкә юнәлдерелгән закон проектлары буенча эшләгәннәрен билгеләп узды. Ул үзара салым, үзмәшгульләр, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә шартлар тудыру, алкоголь продукциясен сатуны чикләүгә кагылышлы закон проектлары кабул ителгәнен искәртте.

 

Фото: Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: