Әлмәт таңнары

Франция полициясе Париж Изге Ана соборында чыккан янгынның сәбәпләрен атады

Франция хакимияте һәм эшкуарлар Нотр-Дамны торгызуга берничә миллион евро бүлеп бирергә вәгъдә иткән инде.

Париж тикшерүчеләре белдергәнчә, Париж Изге Ана соборындагы янгын бер приборның төзек булмавы нәтиҗәсендә чыккан булырга мөмкин. Бу хакта «Российская газета» яза.

Экспертлар моны чиркәү хезмәткәрләре һәм реставраторлар арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләренә таянып әйтә. Әмма криминалистлар, куркыныч тудырганлыктан, әле һаман да чиркәү бинасында эшли алмый, дип хәбәр итә Associated Press агентлыгы. Собор конструкциясенең кайбер өлешләре агач каркас хисабына гына «тотынып тора». Моңа кадәр экспертлар янгынның төрле вариантларын (кыска ялганыш барлыкка килүдән алып электр үткәргеченең төзек булмавына кадәр) караган иде.

Шунысын да искәртик: Парижның Нотр-Дам соборында янгын дүшәмбе кичендә чыккан. «Кызыл әтәч» чиркәүнең түбәсен тулысынча юк иткән. Янгынны ут белән көрәшүчеләр бары тик 12 сәгатьтән соң сүндерүгә ирешкән.

Франция мәдәният министры Франк Риестер фикеренчә, Париж Изге Ана соборын биш ел эчендә яңадан торгызу бик амбициоз бурыч булса да, аны ничек тә үтәргә тырышачаклар. Франция хакимияте һәм эшкуарлар Нотр-Дамны торгызуга берничә миллион евро бүлеп бирергә вәгъдә иткән инде.

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: