Әлмәт таңнары

Фатирны бер тәүлеккә арендага бирү тыелачак дигән хәбәр дөреслеккә туры киләме?

Хөкүмәтнең яңа карары гражданнарның фатир арендалауга булган хокукларын чикләүгә юнәлдерелмәгән.

Хөкүмәтнең яңа карары гражданнарның фатир арендалауга булган хокукларын чикләүгә юнәлдерелмәгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишинга сылтама белән хәбәр итә.

Моңа кадәр кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары 2019 елның 7 ноябрендәге документ нигезендә илдә моннан соң торакны кыска вакытка арендага тапшырып булмаячагы хакында язып чыккан иде. Шул ук вакытта, хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән текстта күрсәтелгәнчә, торак бинада сәнәгый җитештерү белән шөгыльләнергә, шулай ук кунакханә хезмәтләре күрсәтергә ярамый.

«Әлеге карар бары тик торак биналардан файдалану кагыйдәләрен куллануга гына юнәлдерелгән», - дип ачыклык кертте Стасишин.

Ул шулай ук торакны арендага бирү кунакханә хезмәтләре күрсәтү түгеллеген билгеләп үтте.

Моны Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм ТКХ комитетының экспертлар советы җаваплы сәркатибе Павел Склянчук та раслады.

«Фатирларны бер тәүлеккә арендага бирүне тыю мөмкин түгел, чөнки ул гражданнар әйләнеше принципларын боза. Гражданнар кодексы буенча, фатир хуҗасы мөлкәтен үзе теләгәнчә файдаланырга, шул исәптән кыска вакытка арендага бирергә дә хокуклы», - дип сүзен йомгаклады ул.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: