Әлмәт таңнары

Фасоль җылы ярата

Фасоль борчагын язгы кыраулардан соң, июнь башында гына чәчәләр.

Иртә чыккан яфракларны кырау суга. Бу үсемлек җылылык ярата, орлыклары 12 градустан югарырак температурада шыта. Ул 20-28 градус җылылыкта яхшы үсә. Күпләп чәчәк ату һәм орлыклану чорында аңа дым аеруча кирәк. Һаваның түбән дымлылыгыннан чәчәкләре һәм яшь җимшәннәре коела.

Фасольдән мул уңыш алу аны тәрбияләүгә: рәт араларын йомшартуга, су сибүгә, өстәмә тукландыруга бәйле. Аны үстергәндә өч тапкыр тукландыралар: беренчесе — үсемлекләр тишелеп чыккач, аннары — төймәләнү чорында, өченчесе уңыш бирә башлагач үткәрелә. Ашлама составына суперфосфат (1 квадрат метрга 20 грамм), калий тозы (1 квадрат метрга 15 грамм) керә. 


Бу үсемлекнең тамырларында бик күп төерчекләр ярала, аларда азот туплаучы бактерияләр үсә. Шуңа күрә дә фасольдән соң азотка баетылган участоклар кала. Бигрәк тә кычыткан, фасоль, борчак үскән түтәлләрдән алган туфрак бик тә уңдырышлы була. Аның тагын бер файдалы ягы: бәрәңге арасына утыртылган фасоль колорадо коңгызын куркыта.


Фасоль борчагы аксымнарга, тимер, фосфор, кальций тозларына бай, аларда С витамины, каротин, В2, В һәм РР витаминнары бар. Аның борчагын пешерәләр, консервлыйлар һәм туңдыралар.
Фасоль тизрәк пешсен, дисәгез, өстенә салкын су коеп, шундук кайнатырга куегыз. Кайнап чыгу белән тагын бераз салкын су өстәгез. Шулай өч-дүрт тапкыр эшләсәгез, 30-40 минуттан ул әзер булачак.
Бу борчакны тиз пешерүнең тагын бер ысулы — төнгелеккә салкын суга салып куярга кирәк. Шул ук суда пешерергә, ә инде яшелчә йомшаргач, тоз салырга кирәк. 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: