Әлмәт таңнары

Эшмәкәр Татарстан прокуратурасына урамда кафе рекламасы өчен законсыз салынган штрафка дәгъва белдергән

Кафе хуҗасына урамда урнаштырылган реклама плакаты өчен 15 мең сум штраф язганнар.

Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Апрель ахырында «Aroma кафе» хуҗасы урамда реклама плакатын урнаштырган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Хокук бозган өчен штраф суммасы 15 мең сум тәшкил иткән.

Шунысын да әйтергә кирәк, кафе кече яки урта бизнес объектлары категориясенә керә һәм закон буенча мондый хокук бозган өчен, беренче тапкыр булганда, кисәтү каралган. Шулай итеп, эшмәкәргә салынган штраф законсыз санала.

Прокуратура судка штрафны кире кагу таләбе белән мөрәҗәгать иткән. Күзәтчелек ведомствосы таләпләре тулысынча канәгатьләндерелгән.

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: