Әлмәт таңнары

Ел башыннан Әлмәт юлларында 10 кешенең гомере өзелгән

Әлмәттә 2019 елның беренче яртыеллыгында 57 юл авариясе теркәлгән

Аларда өч кеше үлгән һәм  65 кеше төрле тән җәрәхәте алган. Иң күп юл һәлакәтләре  Шевченко, Ленин, Гафиятуллин һәм Бигаш урамнарында булган. Юл-транспорт һәлакәтләренең 38,5  проценты урам-юл челтәренең начар торышы аркасында килеп чыккан.

Быел Әлмәт районыны буенча юл-транспорт һәлакәтләре саны 89 процентка, зыян күрүчеләр саны 64 процентка арткан. Ел башыннан район юлларында 10 кеше һәлак булган. Торак пунктларда, федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юлларда шулай ук һәлакәтләр саны арту күзәтелә. Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре - юл хәрәкәте кагыйдәләренә игътибар итмәү. Алты ай эчендә алты  велосипедчыны бәрдергән. Дүрт очракта балигъ булмаганнар зыян күргән.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: