Әлмәт таңнары

Экспертлар Гафиятуллин урамында чыкан янгын сәбәпләрен ачыклый

Гафиятуллин урамындагы йортта чыккан янгын буенча район активы катнашындагы киңәшмәдә район башлыгы Айрат Хәйруллин да үз фикерен җиткерде.

- Без аларны бу кайгыда ялгызларын гына  калдырмыйча, кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә тиеш, дип ассызыклады үз чыгышында Айрат Хәйруллин.

Әлеге фаҗига  7 март көнне була.  Янгын   тугыз катлы йортның  4 катын биләп ала.   Бәхеткә каршы зыян күрүчеләр булмый.   10 кеше йорттан үзләре эвакуацияләнә.   Фатирларның тәрәзәләре юк,    бүлмәләрне эчке яклары нык зыян күргән,  өй җиһазлары һәм техникадан берни дә  исән калмаган.  Янгынны сүндерү барышында аскы каттагылар да зыян күргән.

Әлегә булган бренчел версия буенча  янгын  электр җиһазларын  монтажлау һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыга.  Хәзер  биредә  экспертлар  эшли.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: