Әлмәт таңнары

Экологлар закон бозучының эзенә төшә

Әлмәтле «Нариманка» бакчачылык җәмгыяте территориясендә юынтык суларны законсыз агызу ачыклый.

Бу хакта ул гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бердәм диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итә. Бу урынга экологлар килеп җитә. Әлмәтле аларга төшереп өлгергән фото һәм видеоматериалларны күрсәтә.

Кадрларда ассенизатор машинасы шоферының хокук бозу мизгеле сурәтләнә. Белгечләр транспорт хуҗасының эзенә төшә.  Закон бозучыга карата «Калдыклар белән эш иткәндә экологик таләпләрне үтәмәү» маддәсе буенча административ беркетмә төзелә.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: