Әлмәт таңнары

Егетләрне хәрби хезмәткә әзерлиләр

Шушы көннәрдә студентлар, мәктәп укучылары «Экстрим парк» мәйданында 5 көнлек хәрби-кыр җыенында очрашты. Әлеге чара шәһәребездә беренче тапкыр гына уздырылмый.

Җәйге ялларга аяк басу белән яшьләрне бер мәйданчыкка җыюлары юкка түгел. Биредә аларны бар яклап та сынап, армия хезмәтенә әзерлиләр, чыдамлыкларын тикшерәләр. Көчле рухлы, кыю егетләрдән торган 33 команда шушы дәвердә район башлыгы кубогына көч сынашты. Катнашучылар арасында күбесе хәрби хезмәткә чакырылу яшенә җиткән иде. Алар өчен җыен аеруча да зур роль уйнады.

Кемнәрдер беренче тапкыр гына ярышларда сыналса, кайберәүләрнең ярышларда катнашу тәҗрибәсе бар булып чыкты. Мәсәлән, Әлмәт физкультура көллиятенең 2 нче курс студенты Риман Сабуров мондый җыеннарда 4 нче тапкыр катнаша.

- Ел саен «батырлык сукмагын» үзгәртеп торалар, алар бер-берсен кабатламый, шуның белән ярышлар кызык та. «Сукмаклар»ның авыры да, җиңелләре дә булгалады. Бер яктан физик әзерлеккә өстенлек бирелсә, икенче яктан хәрби көчләр сынала. Башка катнашучылар да безнең көллиятне юкка гына иң көчлесе дип атамый, бу иң беренче чиратта ел әйләнәсенә даими шөгыльләнүебездән тора. Катнашучыларда ихтыяр көче булырга тиеш. Нәтиҗәгә карамыйча, азакка кадәр барып җитәргә кирәк, үзеңнең рухыңны тикшереп карау мөһим, - дип саный Риман.

Башкарма комитет җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Олег Шабалин мәктәп бусагасыннан ук һәр егеттә гаиләсе, туганнары, Ватаны өчен җаваплылык тою сыйфаты булырга тиешлеген әйтте.

- Туган ягыбызны саклау - безнең төп бурыч. Әлеге җыенда сез автомат сүтеп җыярга, беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәндегез, үзегезне күрсәттегез һәм бәяләдегез, - диде ул.

Иң җитез, штрафлары әз булган командалар ахырдан кубокларга һәм истәлекле бүләкләргә ия булды. Җиңүчегә район башлыгының күчмә кубогы бирелде.

Ләйсән Хәйруллина

Автор фотосы

 

 

Җиңүчеләр

Мәктәп укучылары арасында:

I урын - 12 нче мәктәп

II урын – 7 нче мәктәп

III урын – 16 нчы мәктәп

 

Студентлар арасында:

I урын – Әлмәт физкультура көллияте

II урын - Әлмәт политехникумы

III урын - Әлмәт медицина көллияте

 

Өлкәннәр арасында:

I урын - «Татнефтегазпереработка» идарәсе

II урын - Чик саклаучылар берлеге

III урын - «Боевое братство» оешмасы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: