Әлмәт таңнары

Дустына пычак белән...

Хокук сакчылары фаразлавы буенча, егет кулына ризык кисә торган пычак алып, дустын пычак белән чәнчеп үтерә.

-14 июль төн уртасында Росгвардия хезмәтенә Төзүчеләр проспектында кеше үтерелүе турында хәбәр килгән. Бәйрәм итеп утырган ике егет кинәт талашып китәләр һәм  шул мизгелдә аларның берсе кулына пычак алып, 24 яшьлек иптәшенә кадаган, - дип хәбәр итәләр Росгвардия хезмәтендә.

Зыян күрүчене алган тән җәрәхәтеннән хастаханәдә җан биргән. 21 яшьлек егетне тиз арада тоткарлыйлар. Егетның моңа кадәр кеше әйберен  урлаган өчен хөкем ителгәне дә ачыкланган.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: