Әлмәт таңнары

Дубайда "Мәхәббәт күле" ачылды

Дубай - туристларны үзенең гадәти булмаган архитектурасы белән таң калдыра торган шәһәр.

Соңгы елларда шәһәр бик тиз үсә: биредә уникаль корылмалар, парклар, биналар барлыкка килә. Ә менә күптән түгел Дубайдан ерак түгел урында мәхәббәт күле ачылды (Love Lakes).

Сулыклар ике йөрәк рәвешендә эшләнгән. Күлләр янында агачлар утыртылган. Югарыдан караганда ике йөрәк янында "мәхәббәт" (Love) сүзен укырга мөмкин.

Күлләрнең фотолары Интернет челтәре аша дөньяга таралды инде.

 

Фото: "Ислам тудей" сайтыннан

https://kiziltan.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: