Әлмәт таңнары

Дөрес тукланыгыз!

Сәламәтлекне бернигә дә алыштырып булмый.

Россиядәге үлем очракларының 63 проценты дөрес тукланмауга бәйле. Моның турында "Роспотребнадзор"ның матбугат хезмәте белдерә.

Шул ук вакытта, шушы ук сәбәп нәтиҗәсендә хатын-кызларның симерүе дә 2-2,5 тапкыр арткан. Моннан тыш, чамадан күп шикәр, тоз, төрле майлар куллану гипертония, шикәр чире, йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килүнең дә төп сәбәбе.

Ведомство товар тышлыгына аның нәрсәдән эшләнгәне турындагы белешмәләрне тулырак язу яклы.

 

Фото: https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: