Әлмәт таңнары

Дәүләт Советы илкүләм проектларны яктырту буенча бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыкты

Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар арасында илкүләм проектларны яктырту буенча журналистлар арасында бәйге игълан итәргә тәкъдим итте.

Бу хакта ул Россия Матбугат көненә багышланган бәйрәм чарасында әйтеп үтте

 «Республика һәм федераль  массакүләм мәгълүмат чараларына түгел, ә район һәм шәһәр журналистларын да җәлеп итәргә кирәк. Ул халыкның тормышын яхшырту, уңайлырак шартлар тудыру буенча бөтен ил алдында торган бурычны хәл итәргә ярдәм итәчәк», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы рәисе «Татмедиа» агентлыгына нигезләмә эшләргә, Дәүләт Советы депутатларын да кертеп, жюри әгъзалары исемлеген төзергә күрсәтмә бирде.

Ул шулай ук, проектларны тормышка ашыруда халыкның теләктәшлеге, ризалыгы булуда ул массакүләм мәгълүмат чараларының роле зур булуын билгеләп узды.

Фото:Владимир Васильев

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: