Әлмәт таңнары

Дәүләт Думасы балаларны килештерелмәгән митингларга җәлеп иткәнгә җәза кертүне хуплады

Балигъ булмаган балаларны санкцияләнмәгән митингларга, демонстрацияләргә, җыелышларга җәлеп иткән өчен штраф санкцияләре һәм мәҗбүри эшләр кертеләчәк.

Россия Дәүләт Думасы беренче укылышта балигъ булмаган балаларны килештерелмәгән акцияләргә җәлеп иткән өчен административ җаваплылык кертү турындагы закон проектын кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шулай итеп, балигъ булмаган балаларны санкцияләнмәгән митингларга, демонстрацияләргә һәм җыелышларга җәлеп иткән өчен штраф санкцияләре һәм мәҗбүри эшләр кертеләчәк.

Полиция протоколлар төзиячәк, эшне карау суд компетенциясендә булачак.

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: