Әлмәт таңнары

Директоры Анастасия Заворотнюкның үлеме турындагы мәгълүматны кире кага

Бу көннәрдә берничә басма, аноним чыганакларга сылтама белән, Анастасия Заворотнюкның үлеме турында хәбәр итте. Янәсе, актриса Мәскәү клиникаларының берсендә якты дөнья белән хушлашкан.

Актрисаның концерт директоры Стас Христосов НТВ телеканалына биргән интервьюсында Анастасиянең сәламәтлеге тирәсендә спекуляцияне туктатырга чакырды, шул ук вакытта аның үлеме турындагы хәбәрне кире какты. 

"Анастасия Заворотнюк һәм аның исеме тирәсендәге спекуляцияне туктатуны сорыйм һәм кешеләрне рәсми ММЧда пәйда булган мәгълүматка гына ышанырга өндим», - дип белдерде Христов.    

Фото: скриншот Инстаграм

https://matbugat.ru

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: