Әлмәт таңнары

Детдомда тәрбияләнеп үз әнисен үтергән әлмәтлене хөкем иттеләр

Шәһәр суды 21 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эшен карауны төгәлләде.

2018 елның 5 ноябрендә Әлмәт шәһәренең Җәлил урамында үз фатирында исерек килеш 44 яшьлек ана кеше кызын амораль яшәү рәвеше алып баруда гаепли. Шуннан 21 яшьлек кыз әнисен  күп тапкыр пычак белән чәнчи. Хатын-кыз шунда ук үлә.

Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, әни кеше баласын тапканнан соң хөкем ителгән, ә кыз бу вакытта балалар йортында тәрбияләнгән була. Күпмедер вакыт узгач алар янә бергә яши башлый. Ләкин кыз еш кына өйдә кунмый торган була, әнисе исә бу күренешкә канәгатьсезлеген белдерә.

Әлмәтлене җинаять кылуда гаепле дип таныдылар. Аңа 5 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде. Җәзаны ул гомуми режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: