Әлмәт таңнары

Депутатны 40 минут көткәннәр...

Депутатны 40 минут көткәннәр...

Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск шәһәрендә 24нче мәктәп укучылары урамда 40 минут буена депутатны көткән. Бу көнне Дәүләт думасы депутаты Антон Шипулин стадион ачарга килергә тиеш булган.
Әти-әниләре балаларның ачы салкында өшеп-туңып торуына зарланып, шул турыдагы видеоны социаль челтәрләргә “элгән”.
Депутат ярдәмчесе белдерүенчә, Шипулин мәктәпкә график нигезендә килгән, ә балаларны урамга бик иртә мәктәп җитәкчелеге чыгарып бастырган. Шулай ук, ярдәмчесе ассызыклавынча, депутат “балаларга аны салкында көтәргә туры килүе өчен үкенә”.

24нче мәктәп хакимияте исә укучыларның ата-аналарын гаепли. Янәсе дә алар бу чара турында алдан белсәләр дә, балаларын җиңел киендереп җибәргән. Мәктәп җитәкчелеге әйтүенчә, депутатны нибары 10 минут көтәргә туры килгән. Ә укучылар, укытучыларын тыңламыйча, үзләре алдан чыгып басканнар.

 

Фото: https://pixabay.com/

Автор: Юлия Төхбәтуллина

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: