Әлмәт таңнары

Давыл эзсез узмады

24 июньгә игълан ителгән шторм кисәтүе көтелгәннән дә хәтәррәк булып чыкты: бер сәгать вакыт аралыгында узган көчле яңгыр һәм давыл шәһәрне туздырып ташлады.

Районның гражданнарны яклау идарәсенә әлмәтлеләрдән бер-бер артлы 59 мөрәҗәгать теркәлә. Бик күпләр агачлар, антенналар авып, электр чыбыклары өзелүдән зарлана. Бигәш урамында гараж, Радищевта 13 нче йорт, ат спорты мәктәбе түбәсез кала. Тихоновкада мәктәп янында троллейбус линиясенә каты зыян килә. Түбән Мактама, Кәләй, Кичү, Яңа Кәшер, Новоникольскида яшәүчеләрне дә көчле җил урап узмый. Биредә яшәүчеләр чыбыклар һәм газүткәргеч линиясе өзелүен җиткерә. Шәһәр һәм район службалары тиз арада давыл китергән зыянны юк итүгә алына

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: