Әлмәт таңнары

Данир Сабиров самолетта туа язды

Данир - гаиләдә беренче бала. Аның әнисе Флүзә ханым улы дөньяга килгән вакытларны болай хәтерли.

Данир - гаиләдә беренче бала. Аның әнисе Флүзә ханым улы дөньяга килгән вакытларны болай хәтерли.

- Коми Республикасының Ухта шәһәрендә яши идек. Әтисе Исламбай – хәрби, армиядән соң контракт буенча хезмәт итәргә шунда калган. Мин техникумнан соң практика үтәргә дип киттем дә шунда эшкә урнаштым. Ухтада таныштык та кавыштык. Авырга уздым. Әмма баламны Азнакайда, әниләр янына кайтып табасым килде. Эшләребезне төгәлләп, юлга чыгып киттек.

Сыктывкар аша Бөгелмәгә самолет белән кайтабыз. Билем авырта башлады. Бөерләремә салкын тигән икән дип кенә уйлыйм. Яшь вакыт, беренче бала – тулгак башланган дип башка да килми! Кинәт кенә авыртып ала да, аннары тына. Авыртуга юл буе түзеп кайттым. Самолет белән Бөгелмәгә төштек тә, аннан попутка белән, Азнакайга киттек. Машиналар бик йөрми. Район үзәге янындагы авылга җәяүләп атларга булдык. Кыш, буран котыра. Сумкалар да бик авыр иде. Элек бит әйбер юк заман: үзенчә күчтәнәчен дә төягәнбез, күрәсең, чүпрәк-чапрагын да алганбыз. Шул килеш, авылга җәяү кайтып җиттек. Кайтып җитәрәк, борылышта гына машина очрады. Нишләп шунда Азнакайдагы туганнарда куна калмаганбыздыр, хәзер генә аптырыйм. Югыйсә, туганнар бар иде.

Әниләр янында рәхәт, күптән күрешмәгән, сөйләшмәгән... Әмма бил авыртуы туктамый. Исламбай минем билгә куярга грелка әзерләп йөри. Без бит әле һаман салкын тигән дип уйлыйбыз. Авыртулар көчәя һәм ешрак кабатланганны күргәч, әни: «Кызым, син бит хәзер бәбилисең! «Скорый» чакырырга кирәк», – диде. Ә мин шундук китәргә әзер түгел идем. Әнине бер ел күрмәдем, янында буласым килде. «Иркенләп мунча керим әле, иртәгә барырмын», – дидем. Әмма мин теләгәнчә булмады: «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп тә алды, бала тудыру йортына бару белән, Данир туды. Шулай итеп, Данир самолетта туа язды.

Әниләр янында ике ай вакыт тордыкмы икән, киттек яшәгән урыныбызга – Ухтага. Янәсе, үз почмагыбызга кайтабыз. Анда «военный городок»та вакытлыча безгә бирелгән ике бүлмәле фатирыбыз бар иде, - дип сөйләгән ул "Шәһри Казан" гәзите хәбәрчесенә.

Фото: "Шәһри Казан"

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: