Әлмәт таңнары

Дала Зәе елгасы янындагы территорияне үзгәртү буенча халыкара бәйгегә гаризалар кабул итү төгәлләнеп килә

Дала Зәе елгасы һәм сусаклагыч янындагы территорияне үзгәртү мастер-планын булдыру буенча бәйгедә катнашу өчен гаризалар кабул итү 21 гыйнварда тәмамлана.

Исегезгә төшерәбез, 27 ноябрьдә Казанда бәйге башлануга багышланган матбугат конференциясе узды. Шуннан соң әлмәтлеләр белән проект семинары оештырылды.

Семинар барышында халык инфраструктура үсеше һәм әлеге территория белән эшләү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерә алды. 

Атна дәвамында https://almetyevsk.tatar рәсми сайтында теркәлеп, бәйгедә катнашу өчен гариза бирергә мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: