Әлмәт таңнары

Cиноптиклар көчле җил турында кисәтә

Җил тизлеге аерым районнарда секундына 15— 18 метрга кадәр җитүе ихтимал.

Бүген республика территориясендә көчле җил булуы ихтимал. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итте.

17 апрельдә Татарстан территориясендә төньяк-көнчыгыштан көчле җил исәчәк, диелә әлеге хәбәрдә.

Җил тизлеге аерым районнарда секундына 15— 18 метрга, Казанда 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

  • Моңа кадәр синоптиклар Татарстанда июнь ае коры, август эссе булыр дип фаразлаган иде. 

 

Фото: архив/Михаил Захаров

 https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: