Әлмәт таңнары

Чәйнек белән бәхет янәшә

Яңа ел, тәгаенрәк әйтсәк, Сары чучка елы якынлаша, җәмәгать! Балаларны гына түгел, олыларны да мөкиббән иткән бу бәйрәм алдыннан хуҗабикәләр гадәттә кухнягамы, башка бүлмәгәме ниндидер яңа әйбер алып куярга тырыша. Әйтик, тузган чәйнек урынына нигә әле яңасын сатып алмаска? Кытай мәкаленә ышансаң, чәйнек белән бергә йортка бәхет тә атлап керә ди әнә... Әлеге кухня кирәк-ярагын, һич икеләнмичә, матур гына Яңа ел бүләгенә дә әйлән­дерергә мөмкин. Шулай икән, язмабызда аның кайсысын сайлап алу турында гәп куертып алу зыян итмәстер, шәт.

Балчыктан туган

Чәйнекнең “туган иле” – Кытай. Балчыктан ясап, кара чәй пешерү өчен кулланганнар аны. Россиядә исә ул XVII гасырда пәйда булган. Чәйнекнең “туганы” – самавыр соңрак килеп чыккан.

Чәйнектәге суны бик озак утка куеп кайнатканнар. Тәүге электр чәйнеген 1893 елда Кромптон дигән отставкадагы бер полковник уйлап тапкан. Тик ул бу суны бик акрын җылыткан, шул ук вакытта электр энергиясенә комсыз булган. 1923 елда инглиз егете Артур Лардж турыдан-туры суга төшереп куелышлы җылыткыч элемент уйлап тапкан. Ә инде 1956 елда Рассел Хоббс дигән икенче бер инглиз кешесе тулысынча автоматка көйләнгән чәйнекне (бүген без куллана торганына охшаш) уйлап тапкан.

Чагыштырып карыйбыз

Кухня өчен нинди чәйнек әйбәтрәк соң? Гадәти, әллә инде электр чәйнегеме? Аларны чагыштырыйк та үзебез өчен кулай “кандидат”ны билгеләп карыйк әле.

1. Иң элек суны җылыту тизле­генә тукталыйк. Бу җәһәттән гадәти, ягъни газ чәйнеге электрныкыннан күпкә калыша. Электр чәйнегендә су ике-өч тапкыр тизрәк кайнап чыга.

 2. Ныклыгы һәм чыдамлылыгы ягыннан гадәтиенең өстен­лекләре күбрәк. Бер генә түгел, ә берничә дистә ел тел-теш тидергесез хезмәт итәргә мөмкин ул. Шул ук вакытта электр чәйнеген инде биш ел узар-узмас ук алыштырырга туры килә.

3. Куркынычсызлыгы. Электр чәйнегенә су тутырып, кабызып куйсаң, шул җитә. Суы кайнап чыккач, сүндерергә онытмасам ярар иде, дип куркасы юк – үзе сүнә. Ә менә газ чәйнеген һич тә онытырга ярамый – янгын чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә сыбызгылысын алу бик кирәк.

4. Материалы турында берничә сүз. Электр чәйнекләре еш кына сыйфатсыз пластиктан эш­ләнгән була. Пластик чәйнек, җы­лынганда, суга зарарлы матдәләр бүлеп чыгара, ят тәм бирә. Шуңа күрә электр чәйнегенең пыяладан, тутыкмас корычтан яки керамикадан эшләнгәнен сатып алу хәерле.

5. Бизәлеше, ягъни матурлыгы буенча сайлап алу – зур ялгыш. Иң кирәкле әйбере – бездән яшереп куелган җылыткыч элементы. Заманча чәйнекләрдә ике төрле – дисклы яки спиральле җы­лыткыч кулланыла. Дисклы чәй­нектә җылыткыч элементы диск астына урнаштырылган. Мон­дый чәйнектә су тизрәк кайнап чыга, аз гына суны да җылытып була. Гомумән, дисклы чәйнек чыдамрак һәм аны юу-карап тоту да җиңелрәк.

6. Электр энергиясен күпме “ашавын” да белеп тору бик кирәк. Электр чәйнеге суны тиз­рәк кайнатып чыгара, шул ук ва­кытта сәгатенә 2 кВт чамасы электр энергиясен куллана. Көненә ничә тапкыр кабызудан чыгып, күпме энергия тотылуын бик җиңел генә исәпләп чыгарырга була.

7. Электр чәйнегенә кухняда розетка янында аерым урын булдыру кирәк. Гадәти чәйнек бу яктан уңайлырак – аерым урын таләп итми, чөнки плитә өстеннән төшми диярлек.

8. Бәясе. Тутыкмас корычтан яки эмаль йөгертелгән металлдан эшләнгән гадәти чәй­нек­ләр күпчелек очракларда сыйфатлы электр чәйнегенә караганда арзанрак.

... һәм яхшырагын сайлыйбыз

Күп нәрсә чәйнекне нинди шартларда куллануны күздә тотуга бәйле. Биредә барысы да – плитәнең нинди булуы, фатирда яшәүчеләр саны, аларның кайнар эчемлекләрне ярату-яратмавы мөһим. Кухнясына газ плитәсе урнаштырылган, шул ук вакытта чәй­гә мөкиббән киткән ишле гаи­ләләргә гадәти чәйнектән дә яхшысы юк. Ә инде электр пли­тәсенә ия булучыларга, бигрәк тә ялгызларга, электр чәйнеген сайлап алу кулайрак.

Хәер, йортта ике чәйнек тоту­ның да зыяны юк. Һәркайсының – үз өстенлекләре!

 

Валентина Семенова

Фото:https://pixabay.com

http://www.vatantat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: