Әлмәт таңнары

Чәй эчә беләсеңме?

Беләм, дияргә ашыкмыйк. Киңәшләргә колак салыйк!

  • Чәйне ач карынга эчмәгез. 

 

  •  Кайнар чәй тамакны, үңәчне һәм ашказанын ярсыта. Чәй температурасы 56 градустан югары булырга тиеш түгел. 
  •  Салкын чәй эчәргә киңәш ителми. 

 

  •  Каты чәй составындагы кофеин һәм таниннан баш авырта, йокы кача. Шуңа да артык каты чәй эчүдән тыелыгыз. 

 

  •  Чәйне озак пешергән очракта, аның составындагы полифеноллар һәм эфир майлары үзләреннән-үзләре реакциягә керә, чәйнең хуш исе һәм тәме югала, файдалы матдәләре кими. 

 

  •  Чәйне берничә кат пешерергә киңәш ителми. 

 

  •  Ашар алдыннан чәй эчмәгез. 

 

  •  Ашау белән үк эчелгән чәй ашказаны согы бүленеп чыгуга комачаулый. Ә бу исә ашкайнату системасына начар тәэсир ясый. 

 

  •  Даруны чәй белән эчәргә ярамый. Чәйдәге танин матдәсе тәэсирендә дару авыр үзләштерелә. 
  • Кичтән пешерелгән чәйне эчәргә кирәкми. 

Фото:https://pixabay.com

http://baltaci.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: