Әлмәт таңнары

Чүплек ясаган подрядчы оешмаларны җәза көтә

Әлмәт шәһәренең сәүдә биналарында төзелеш эшләрен башкарган 6 подрядчы оешманың дүртеесендә экологик закон бозулар ачыкланды.

Административ тикшерү барышында Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары агымдагы елның апрель аенда ачыкланган зур чүплекнең нәкъ менә алар тарафыннан оештырылган булганын ачыклый.

Чүпләнүнең гомуми мәйданы 170 квадрат метр тәшкил итә.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча компания вәкилләре калдыкларны  утильләштерүгә тапшырмаган булганнар. Моннан тыш, алар әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләү башкармаганнар.

Әлеге хилафлыклар өчен подрядчы оешмалар административ җаваплылыкка тартылды.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: