Әлмәт таңнары

«Чиста сайлаулар өчен» корпусы Татарстанда депутатлар сайлауга әзерләнә башлый

12 августта «Чиста сайлаулар өчен» корпусы Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте күзәтүчеләрен укыту башлана.

Казанда берничә мәйданчык эшләячәк, шуларның берсе – Казан, Профсоюз ур., 13/16 адресы буенча урнашкан корпусның төбәк бүлеге штабы. Корпус вәкилләре лекцияләр барлык теләүчеләр өчен дә ачык булачак, дип белдерә, әмма өстенлек югары юридик белемле тыңлаучыларга һәм югары уку йортларының юридик факультетлары студентларына биреләчәк.

Уку курсында төрле вакытта сайлау участокларында булган конкрет кейсларны тикшерү буенча семинарлар һәм гамәли дәресләр кертелгән. Укуларда күренекле Россия юристлары тарафыннан сайлау хокукы өлкәсендә эшләнгән методик кулланма материаллары да кулланылачак.

- Күзәтүчеләр корпусының төп эш принцибы – барлык партияләр һәм кандидатларның сәясәтен, тәртибен күзәтеп,  канун  бозылуга  юл куймыйча, тигез дистанция саклап эш итү - дип аңлата Татарстан Республикасында «Чиста сайлаулар өчен» корпусының төбәк координаторы Павел Соломонов. - Безнең максат-сайлаулар процессының легитимлыгын күзәтеп торырга өйрәтү. Корпустан күзәтүче административ хокук бозу составы принцибы буенча хокукый бәяләүне гамәлгә ашыруда гамәли күнекмәгә ия булырга тиеш. Моннан тыш, корпус күзәтүчеләре сайлау участокларында провокация һәм аларга басым ясау омтылышлары башкарылуны күздә тотып, махсус әзерлек узачак.

Реклама

Киләсе атнада НОМ24 бәйсез иҗтимагый мониторинг платформасында барлыкка килгән, 8 сентябрьдә төрле дәрәҗәдәге сайлаулар узачак барлык Россия төбәкләрендәге участокларда һәм сайлау комиссияләрендә барган вакыйгаларны чагылдыручы хәбәрләр картасы тәкъдим ителәчәк. "Чиста сайлаулар өчен» корпусының Татарстан координаторы сүзләренә караганда, бүген ул Россиядә сайлаулар барышын күзәтү буенча бердәнбер платформа, анда хокук бозулар турында тикшерелгән мәгълүмат кына чагылдырылган. Татарстанда бара торган ресурс администраторларына «Чиста сайлаулар өчен»корпусының төбәк бүлеге мәгълүмат бирәчәк.

- 24 нче хәбәр картасының төп аермасы - анда урнаштырылган мәгълүматның 100 процент дөреслеге, - ди Павел Соломонов. – Алдагы сайлауларда төрле төбәкләрдә булган хокук бозулар турында мәгълүмат урнаштырылган очраклар да бар иде, тик безнең мобиль бригадалар урынга баргач, алар биргән материаллар эксперт бәясе узгач, мәгълүматның үзенең классик фейк булуы ачыкланды.

Сайлауларга бер атна кала, 2 сентябрьдә Татарстанда корпусның ситуацион үзәге ачылачак, анда корпус күзәтүчеләреннән турыдан-туры сайлау участокларыннан мәгълүмат, шул исәптән корпус күзәтүчеләре төшергән фото һәм видеоматериаллар агылачак һәм эксперт - хокукый бәя биреләчәк. Ситуацион үзәктә шулай ук эксперт төркеме, сайлау хокукы һәм процесс үзәге, шулай ук ММЧ һәм социаль челтәрләр белән эшләү хезмәте эшләячәк.

VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә узачак. Тавыш бирү көнендә республикада 2,8 меңнән артык сайлау участогы эшләячәк. Сайлауларда партияләрдән, бер мандатлы кандидатлардан һәм иҗтимагый оешмалардан-һәр сайлау участогында 25кә кадәр кеше күзәтәчәк.

Фото:скриншот видео

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: