Әлмәт таңнары

Чехия профессоры Әлмәттә мастер-класс үткәрде

Әлмәт медсанчастенда «Умыртка баганасының күкрәк-бил бүлеге минималь инвазив хирургиясе» дигән мастер-класс узды.

Анда Казан, Алабуга, Уфа, Бөгелмә, Лениногорск, Зәй медицина учреждениеләреннән нейрохирургия  һәм травматология белгечләре катнашты. Чехиядән чакырылган профессор Томаш Хоссзу катнашында табиблар бригадасы залга трансляцияләү рәвешендә операция уздырды.

Реклама

Хирург Татарстан табиблары белән дегенератив авыруларны, умыртка баганасы җәрәхәтләрен дәвалаганда минималь инвазив системалар куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Әлеге методиканы файдаланып, медсанчастьта елына 40 ка якын операция үткәрергә планлаштыралар. «Хәзерге заман хирургиясе мининвазив хирургиягә таба үсә. Бу юл белән операция ясауның үз кыенлыклары булса да, сыйфаты зур», – дип билгеләде медсанчастьның югары технологияле медицина ярдәме буенча баш табиб урынбасары Илдус Ягъфәров.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: