Әлмәт таңнары

Чаллыда хәрби комиссариат каршында сугышучыларның шәхесләре ачыкланган

Ике кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Полицейскийлар Чаллыда хәрби комиссариат каршында сугышучыларның шәхесләрен ачыклаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 20 июньдә иртәнге сәгать биштә ике төркем егет сугышкан.

«Полиция хезмәткәрләре низагка чик куйган һәм инцидентта катнашучыларны тикшерү өчен полиция бүлегенә китергән», - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Конфликтта катнашкан ике кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә..

Фото:https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: