Әлмәт таңнары

Чаллы-Зәй-Әлмәт юлын үзгәрешләр көтә

Чаллы-Зәй-Әлмәт юлын реконструкцияләүгә 300 млн сум сарыф ителәчәк.

Тендер Россия федерациясенең Дәүләт сатып алулар порталына эленгән.

Эшләр Зәй районында Төги — Гулькино өлешендә башкарылачак. Контрактның башлангыч суммасы 300 млн сумга якын.

Барлыгы 10,5 км трасса яңартылачак. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага  биредә махсус техника кулланып җир эшләре үткәрәчәкләр. Моннан тыш, юлның бу өлешендә туфракны тыгызлау, юл кырыйларын ныгыту, ясалма тигезсезлекләр ясау һәм башка эшләр башкарылачак.

Башкарасы эшләр 2019 елның 15 октябренә кадәр тәмамланырга тиеш.

Фото: архив/"Әлмәт таңнары"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: