Әлмәт таңнары

Чаллы театры спектакльдән җыелган акчаны вафат артист гаиләсенә бирәчәк

30нчы иҗат сезонын татар театры Ягъсүф Шәфыйков пьесасы буенча куелган «Хуш, Агыйдел» спектакле белән ачып җибәрде.

Чаллы татар драма театрында спектакльдән җыелган акчаны вакытсыз вафат булган артист Фәнис Сәхабетдинов гаиләсе хисабына күчерәчәкләр. Бу хакта театрда хәбәр иттеләр.

15 октябрьдә труппа «Язмыш сынавы» спектаклен уйнаячак һәм ул узган ел 36нчы яшендә вафат булган артист Фәнис Сәхабетдиновның якты истәлегенә багышлана. Спектакльдән җыелган барлык акча аның гаиләсе хисабына күчереләчәк. Акча Сәхабетдинов җирләнгән Сарман районының Саклаубаш авылы зиратында кабер ташы кую өчен тотылачак.

Бу Автошәһәр татар драма театры труппасының һәлак булган талантлы коллегасына хөрмәт күрсәтүенең беренче генә очрагы түгел.

30нчы иҗат сезонын театр Ягъсүф Шәфыйков пьесасы буенча куелган «Хуш, Агыйдел» спектакле белән ачып җибәрде. Зур күләмле драма фаҗигале вакыйга –Кама аша плотина төзегәндә һәм Салагыш авылын су баскан вакытта Чаллы халкын күчерү турында сөйли.

Шул ук кичтә театр сезонындагы эш нәтиҗәләре буенча традицион премияләр тапшырылды. Иң яхшы рольләр өчен гадәти номинацияләрдән тыш, махсус «Хәтер» номинаиясе дә расланды. Аңа үлгәннән соң Фәнис Сәхабетдинов лаек булды, аны улы Солтан алды.

 

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: