Әлмәт таңнары

Чаллы егетен Петергофта үле килеш тапканнар

Санкт-Петербург дәүләт университеты студентының мәетен Гостилицк шоссесы аша узып баручы кеше күреп алган.

Бу көннәрдә эзләнгән Чаллы шәһәренең 20 яшьлек студент егете үле килеш табылган. Бу хакта «Татар-информ»га танылган фотограф Андрей Веретенников хәбәр итте.

Санкт-Петербург дәүләт университеты студентының мәете Петергофта иске окоп янында табылган. Аны Гостилицк шоссесы аша узып баручы кеше күреп алган.

«Хәзер мәрхүмнең әти-әниләре Петергофта, аларга улларының мәетен бирергә тиешләр һәм соңыннан җирләү мәсьәләләрен хәл итәчәкләр. Гаилә өчен зур фаҗига. Антон әти-әнисенең бердәнбер баласы иде», - диде Веретенников.

  • «Татар-информ» элек 20 яшьлек Чаллы егетенең 10 июньдә тулай торактан чыгып китүен һәм әйләнеп кайтмаганын хәбәр иткән иде. Егетне эзләү өч көн дәвам итте.

https://tatar-inform.tatar

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: