Әлмәт таңнары

Бурычы - 1 миллион сум

Журналистларны төрле рейдларга чакыралар. Аларның күңеллесе дә, җанны әрнетә торганнары да була. Төзекләндерү, ремонт эшләре барышын карарга чыкканда күркәм үзгәрешләрне күреп шатланмый мөмкин түгел. Ә менә чәршәмбе көнне күңелсез рейдка чыктык.

Йорттан йортка йөреп, әзмәвердәй ир-атларның алиментларын вакытында түләүләрен кисәтү яисә аларның әйберләрен алу, чынлап та, бер дә күңелле хәл түгел. Ләкин, шулай булса да, суд приставларына хокук сакчылары белән болай эшләргә туры килә.

Рейдларның нәтиҗәсе бар, ди суд приставлары. Кайберәүләре эш хакларыннан алимент тотып калсыннар өчен рәсми рәвештә эшкә урнаша, эш таба алмаучыларга мәшгульлек үзәгенә исәпкә басу өчен юллама бирелә. Аларга суд приставларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Агымдагы ел башыннан балаларга 3 миллион сумнан артык алимент акчасын кайтарырга мөмкин булган. Өч кеше бурычы белән тулысынча арасын өзгән.

Рейдлар һәр атнаның чәршәмбесендә оештырыла. Бу юлы да 20 йортның ишеген шакырга туры килде. Әлбәттә, алимент түләүдән качып йөрүчеләрне тоту бик авыр. Алар я ишекне бөтенләй ачмый, я әти-әниләренә инде үзләре ата булган балалары өчен җавап бирергә, акланырга туры килә. Шевченко урамындагы 102 нче йортка да без бурычы 400 мең сумнан артып киткән ир-атны ничек тә булса очратырбыз дип килдек, тик өметләр акланмады.

- Алимент буенча бурычлар төрле күләмдә. Иң зурысы 1 миллион сум тирәсе тәшкил итә. Балалары барлыгын оныткан ир-ат бездән качып йөри. Ничә тапкыр чакыру кәгазе җибәрдек үзенә, өйләренә барып әнисенә дә калдырдык, һаман да килми дә, чара да күрми, - дип сөйләде суд приставы Регина Сираева.

Алимент түләмәүчеләр бер ир-атлар гына түгел икән, хатын-кызлар да бар. Алар - 30 га якын кеше. Егермесенең эше суд приставлары башкаруына тапшырылган. Бу «гүзәл булмаган» затларның барысы да ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Аларның сабыйлары опекуннарда һәм балалар йортларында тәрбияләнә.

Әйе, хатын-кызның да, ир-атның да төрлесе бар. Алимент түләмәүдә бурычы булган бер ата тузыныпмы тузына.

- Ипотекага фатир алдык. Аны үзем түләп бетердем. Ул кияүгә чыкканнан бирле эшләмәде, тегенең ире мондый-шундый, зур акча таба, чит илдән кайтып кермиләр дип колак итемне ашап туйдырды. Барысын да калдырып чыгып киттем. Баланың гаебе юк икәнлеген аңлыйм, ләкин алимент акчасын әнисе үзенә туздырып бетерә. Алимент түлисем килми, мин балага кием-салым һәм яшелчә-җимеш алам, - диде ул.

Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, ялгызың гына бала үстерүләре бик авыр. Бар кешене дә бер бизмәнгә салырга ярамый. Ә иң яхшысы, балалар тулы гаиләдә, әти-әни назын, игътибарын тоеп үссен иде.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

 

Саннар

Хәзерге вакытта суд приставларында алимент түләтү турындагы 500 дән артык эш бар. 85 бурычлы административ җаваплылыкка тартылган. 400 дән артык кешегә илдән чыгу тыелган. 80 нән артык бурычлы машина белән идарә итүдән мәхрүм ителгән. 26 кешегә җинаять җаваплылыгы кузгатылган. 59 бурычлының милкенә арест салынган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: