Әлмәт таңнары

Бу атнада йолдызлар ниләр вәгъдә итә?

Атналык йолдызнамә

 Кучкарлар

Парлы Кучкарларның гаиләсендә киләчәк хакында фикер каршылыклары күзәтелә. Гаилә дуслары ярдәмгә килергә мөмкин. Ялгызларга исә вакытны фикердәшләре янында уздыру мөслихәт . Төрле форум киңәшмәләрдә аралашу файдага булачак.

Кыслалар

 Гаиләдә мөнәсәбәтләр катлауланырга мөмкин. Хәләл җефетегез элек килешенгән эшләрне башкарудан баш тартырга мөмкин. Әти-әниләрегез белән килешмәү дә хәлне катлауландыра. Шул ук вакытта спорт ярышларын яратучылар өчен бу кулай атна. Табигатькә чыгу, чаңгы, чана шуу яхшы булыр.

Үлчәүләр

Җаваплы карарлар кабул иткәндә гаилә әгъзаларының фикерен дә исәпкә алыгыз. Якыннарыгыз ярдәменә таянмасагыз, башлангычларыгыз барып чыкмаячак. Бу атнага мөһим эшләрне төгәлләүне планлаштармагыз: нәкъ менә финал стадиясендә кыенлыкларга очрарсыз. Иҗат кешеләре, спорт яратучылар өчен кулай атна.

 Кәҗәмөгезләр

Бу атнада эшкә һәм җитәкчегезгә карата мөнәсәбәтегезне үзгәртергә туры киләчәк. Эчке кризис кичерүегез дә ихтимал. Алга таба ни эшләргә дип уйга калуыгыз бар. Төшенкелеккә бирелмәгез, үзегезгә позитив шөгыль табыгыз. Чит тел өйрәнергә тотыну яки программалаштыру белән мавыгу начар булмас.


Үгезбозаулар

Командировкаларга барудан баш тарту яхшы булыр. Сәламәтлек белән проблемалар килеп чыгуы ихтимал. Юридик эшләрне кузгатырга да кирәкмәс. Бу иҗади эшләр, тикшеренүләр, йогынтылы кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен яхшы вакыт.

Арысланнар

Сәламәтлегегез турында кайгыртырга туры килер: ялкынсыну процесслары, тамак авырту, ютәл булырга мөмкин. Һава торышына карап киенегез. Кешеләр күп булган җирдә йөрмәскә тырышыгыз. Гаиләдә мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен кулай атна.

Чаяннар

 Абруегызга  тап төшерә торган имеш-мимешкә уколак салмаска киңәш ителә. Игътибарыгызны позитив темаларга юнәлтегез. Туганнарыгыз белән аралашыгыз. Гаиләдә бар да яхшы.   Фатирда вак-төяк ремонт ясый, көнкүреш приборлары сатып ала аласыз.

 Сукоярлар

Иҗат кешеләре белән кызыклы очрашулар көтелә. Яңа кешеләр белән танышу танып-белү дәрәҗәгезне киңәйтергә ярдәм итәчәк. Фикердәшләрегезне очратуыгыз ихтимал. Мөстәкыйль карар кабул иткәндә әйләнә-тирәдәгеләр фикеренә дә колак салыгыз. Закон вәкилләре белән мөнәсәбәтләр бу атнаның төп проблемасы булачак.

 Игезәкләр

Даими партнеры булган Игезәкләрнең тормышы эмоциональрәк булыр. Көнләшү аркасында низаг чыгуы ихтимал. Ялгызларны бәлки интернет аша яңа танышулар көтә. Аралашу стиле гадәти булмаган кешегә тартылырсыз. Бу шулай ук дуслар белән очрашу, кичәләргә бару өчен яхшы вакыт.

 Кызлар

Акча белән эш иткәндә саграк булыгыз. Бүләкләргә, күңел ачуга күп тотасыз. Бу бигрәк тә гашыйк Кызларга кагыла. Чыгымнарыгызны киметергә, гаилә әгъзаларына күбрәк игътибар күрсәтергә тырышыгыз. Бу компьютер, башка техник яңалыклар үзләштерү өчен кулай вакыт.

Укчылар

Бу атнада күбрәк вакытыгызны якын кешеләр белән аралашып үткәрегез. Шулай ук элекке танышларыгыз белән элемтәләрне яңарту да яхшы булыр. Бу башка шәһәрдән яки илдән булган кеше белән романтик очрашулар өчен кулай атна. Ә менә берәр дустыгыз белән ара өзелүе ихтимал. Бурычка акча алмагыз, бирмәвегез дә хәерле булыр.

 Балыклар

Йога, цигун, аутоген күнегүләр – эчке гармониягә илтүче башка техникалар үзләштерүгә тартылыр. Ялгыз калып, үзегезне дулкынландырган сораулар өстендә уйлану яхшы булыр. Вакытны бушка уздырудан ераграк йөрегез. Бу атнада дусларыгызның берсенә карата мөнәсәбәтегез үзгәрүе ихтимал. Әмма нәтиҗә чыгарырга ашыкмагыз.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: