Әлмәт таңнары

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп КЕМ сайланды ?

Тәбрис Яруллин Ленария Мөслимованың Форумга волонтер булып килгәнлеген, аның бөтен эшләрдән мәгълүматлы булуын әйтте.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп Ленария Мөслимова сайланды. Әлеге кандидатураны Бөтендөнья татар яшьләре форумының чираттан тыш форум утырышында Тәбрис Яруллин тәкъдим итте.

Тәбрис Яруллин Ленария Мөслимованың Форумга волонтер булып килгәнлеген, аның бөтен эшләрдән мәгълүматлы булуын әйтте.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының съезды август аенда үткәреләчәк. Анда Форум рәисе сайланачак һәм совет әгъзалары тәкъдиме буенча устав яңадан каралачак.

Форум советы Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе һәм татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең татар яшьләре оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Тәбрис Яруллинның үз вазыйфаларыннан китүе турында гаризасын карау өчен җыелган иле.

Утырышта кунак буларак, ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнаша. Утырышның модераторы - сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

 https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: