Әлмәт таңнары

Бәрәңге кабыгы ярылмасын өчен нәрсә эшләргә?

Бәрәңге кабыгы ярылмасын, дисәгез...

* Әгәр дә термоста ят  ис барлыкка килгән икән, зарар юк: аңа бер-ике кашык дөге һәм су салып, берничә тапкыр яхшы гына селкергә кирәк. Со­ңыннан кайнар су белән чайкатырга онытмагыз.
* Кулланылып бетмәгән суганны нинди дә булса май бе­лән сылап куйсагыз, ул   сый­­фатын югалтмаячак.
* Ачылган томат пастасын, аның капкачына аз гына коры горчица сөртеп, яки өстенә вак тоз белән май салып, күгәрүдән сакларга була. 
* Шиңгән яшелчәләрне (үләннәрне) башта — кайнар, аннары салкын суга тыгып алып “терелтергә” мөмкин.
* Дым тартканнан өстәл тартмалары бик авырлык белән шуып йөри башлый. Аларның ян якларын шәм белән ышкып җибәрсәгез, бу күңелсезлектән котылырсыз.
*  Бәрәңгене әрчеми пешергәндә аның кабыгы ярыла. Ярылмасын өчен суга берничә тамчы аш серкәсе тамызыгыз.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: