Әлмәт таңнары

Бүген Татарстанда үзара салым буенча референдумда 9 мең кеше катнашыр дип көтелә

Бүген Чирмешән һәм Югары Ослан районнарында яшәүчеләр сайлау участокларына киләчәк.

Бүген Татарстанның Чирмешән һәм Югары Ослан районнарында үзара салым буенча референдумнарда 15 участок сайлау комиссиясе эшләячәк, участокларга исә 9 меңнән артык сайлаучы килер дип көтелә. ТР Үзәк сайлау комиссиясендә «Татар-информ» агентлыгына шундый мәгълүмат бирделәр.

«17 ноябрьдә Татарстанда үзара салым кертү мәсьәләсе буенча ике җирле референдум узачак, анда 9 меңнән артык сайлаучы катнашыр дип көтелә», - дип хәбәр иттеләр ТР Үзәк сайлау комиссиясендә.

Югары Юслан районында узачак референдумда 4 меңнән артык, Чирмешән районында исә 8 меңнән артык кешене каршы алырга ниятлиләр.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

 https://tatar-inform.tatar/

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: