Әлмәт таңнары

Бүген ләкләк күрсәгез...Тормышыгыздагы үзгәрешләргә әзер булыгыз.

20 августта ләкләк күрү күп сынамышлар белән бәйле икән.

Бүген ләкләк күреп, шунда ук коймага яисә диварга сөялсәгез, аркагыз башкача авыртмаячак.
Бу кошны күргән вакытта үзегез белән аз гына булса да акчагыз булса, сезгә ел буе финанс уңышлары елмаячак. Ә менә ләкләк күргәндә кесәгездә бер тиен дә булмаса, ел буе фәкыйрьлек яный икән, имеш.
Ялгыз хатын-кыз бер аягында басып торган ләкләкне күрсә, беркайчан да кияүгә чыкмаячак, дип юраганнар.
Әгәр кызлар парлап очкан бу кошларны күрсә, тиздән кияүгә чыгачак, бәби алып кайтачак икән.
Әгәр кияүдәге хатын-кыз ялгыз ләкләк кычкырганын күрсә, тол калачак, имеш.
20 августта күргән төш тормышка аша һәм шатлык алып килә.
20 августта туган кешеләрнең сәламәтлеге яхшы. Аларга гранат ташы килешә.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: