Әлмәт таңнары

Бүген кайбер районнарга янгын куркынычы яный

Урман янгыннарының 90 процент очрагында төп сәбәп — янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү.

Бүген Татарстанның кайбер районнары урманнарында 4 нче класслы янгын куркынычы көтелә. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.

Әлеге муниципаль берәмлекләр арасында Әгерҗе, Апас, Алексеевск, Әлки, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Чирмешән, Чистай районнары бар.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, урман янгыннарының 90 процент очрагында төп сәбәп - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү.

«Әгәр сез урманда янгын шаһиты булсагыз, бу хакта 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итегез», — дип өндиләр министрлыкта.

Фото:"Әлмәт танары"

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: