Әлмәт таңнары

«Безнең ишегалды» Төзүчеләр проспектына да барып җитте

Әлмәттә шәһәр һәм район үзәкләре ишегалларын төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә кую эше дәвам итә.

Әлеге программа күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар булдыруны күз алдында тота.  Биш елга исәпләнгән бу программа буенча 9 300 ишегалды территориясен тәртипкә китерү планлаштырыла.

Юллар һәм җәяүлеләр тротуарлары ничек төзеләчәген, парковка урыннары, спорт һәм балалар мәйданчыклары, чүп-чар өчен контейнер мәйданчыклары урнаштыру мәсьәләләрен  халык үзе билгели.

Проектның төп бурычы булып ишегалдын төзекләндерү барышында биредә яшәүчеләрнең фикерләрен һәм теләкләрен исәпкә алу тора. Моның өчен әлмәтлеләр белән даими рәвештә ачык очрашулар үткәрелә.

Чираттагы фикер алышу Төзүчеләр проспектындагы  8 һәм 12 нче йортларда яшәүчеләр катнашында да узды. Очрашуда шәһәр һәм район җитәкчелеге катнашты.

Фикерләр төрле булды. Ләкин шуларның күбесе  балалар мәйданчыгы, иркен парковка һәм этләрне урамда йөртү өчен махсус участок булдыру яклы иде.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: