Әлмәт таңнары

«Безнең ишегалды – тату күршеләр территориясе» акциясенә балалар лагерьлары да кушыла

Иҗтимагый оешмалар инициативасы белән оештырылган «Безнең ишегалды – тату күршеләр территориясе» акциясе күршеләр арасында дустанә мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәм итә.

Бу хакта акция барышында «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагеренда акция координаторы Арина Емельянова белдерде.

«Бүген акциягә балалар лагерьлары кушыла. Биредә «Безнең ишегалды әкиятләре»  бәйрәме узачак. Чараның идеясе кешеләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләргә нигезләнгән. Мондый акцияләр кешеләр арасында яхшы мөнәсәбәтләр булдырырга, балаларда өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләргә, ишегалларында чисталык һәм тәртип сакларга ярдәм итә. Кешеләргә ишегалларының нинди халәттә булуы, аларның ни дәрәҗәдә төзекләндерелүе һәм аларда атмосфера хөкем сөрүе мөһим», – дип билгеләп үтте Емельянова.

Активистка, ишегалларының сыйфатын яхшырту өчен шактый күп эшләр башкарылуын да өстәде. Бу эшнең дәвам итүе яхшы күренеш, татарстанлыларның фикерен исәпкә алу бик мөһим, дип ассызыклады ул.

Чара барышында Арина Емельянова барлык балаларга бәйгедә өч номинация буенча да катнашырга, ә барлык балалар лагерьларына акциягә кушылып, өлкәннәргә үзләренең кызыклы идеяләре белән чыгуны тәкъдим итте.

«Бүгенге чараның тематикасы - «Әкияти ишегаллары» Аның кысаларында балалар бер-берсенә кунакка йөриләр һәм әкиятләр аша төрле мәдәниятләрнең милли традицияләре белән танышалар. Мин «Безнең ишегалды – күршелек территориясе» акциясен һәм безнең бәйрәмне иң игелекле чаралар дип саныйм», - дип билгеләп үтте «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагере җитәкчесе Светлана Дурандина.

Балаларга кунакларны ничек каршы алырга, ничек кунакчыл булырга, ишегалларында нинди кызыклы уеннар үткәрергә мөмкин булуы турында сөйләделәр. Боларның барысына да балалар әкият геройлары мисалында өйрәнәчәк. Шулай Дана исемле лагерьның яшь укучысы: «ишегалларында барысы да тату булырга һәм барлык күршеләр дә бер-берсен хөрмәт итәргә тиеш».

«Безнең ишегалды – тату күршеләр территориясе» акциясенең төп бурычларыннан берсе – күршелек идеяләрен алга этәрү, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрен үстерү аша читләшү һәм социаль киеренкелекне киметү. Акция «Бердәм Россия» депутатлары инициативасы белән ишегалларын капиталь ремонтлау буенча «Безнең ишегалды» программасына аваздаш булып тора һәм халыкны берләштерергә ярдәм итә.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: