Әлмәт таңнары

Берьюлы өч әлмәтлене алдаганнар

14 октябрь көнне берьюлы өч әлмәтле мошенниклар корбаны булган.

Башта караклар 50 яшьлек ханымның картасыннан 250 мең сумнан артык акча алган. Аның артыннан Колшәрип авылында яшәүче 28 яшьлек ир зыян күрә. Аалпр аның 53 мең сум акчасын юк итәләр. Ә заводта эшләүче 52 яшьлек эшче 91 мең сумга алдана. Шулай итеп, бер көн эчендә мошенниклар 400 мең  сум акча =га хуҗа булып ала.

“Өч очракта  да зыян күрүчеләр шалтыратучыларга үзләренең банк карталарының барлык мәгълүматларын тапшырган була” - дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: