Әлмәт таңнары

Берәүнең фатирын арендаларга теләүчеләр саны 1749 га җиткән

Берәү фатирын арендага бирүе турында игълан чыгарган.

Шунда ук ике меңгә якын кеше чиратка тезелгән.

Берлинда бер адәм фатирын арендага тәкъдим итүе турында игълан биргән. Бәясе бик күркәм булган, күрәсең. Ике бүлмәле фатир шәһәрнең Майнингерштрассе урамында урнашкан. Ул 1950 елларда төзелгән йортның өченче катында урнашкан. Фатир зур түгел – аның мәйданы 54 квадрат метр тәшкил итә. Хуҗасы аның өчен, коммуналь хезмәтләрне дә кертеп, аена 550 евро сораган. Безнең акча белән 39 мең сум тирәсе була.

Потенциаль арендаторларны фатирны карарга 20-30 кешелек төркемнәр белән керткәннәр. Хуҗа фатирын икенче торакны эзләгән яки бик хәлле кешеләргә тапшырудан шунда ук баш тарткан. Монда яшәүченең кереме аена 5 мең евродан яисә 350 мең сумнан артмаска тиеш, дип белдергән ул.

Бик күпләр теләгән торакта яшәү кем бәхетенә туры килгәне атна ярымнан соң хәл ителәчәк дип яза Prian.ru интернет басмасы.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: