Әлмәт таңнары

«Бердәм Россия» Татарстанда гериатрик медицина ярдәме системасы кертелүен тикшерде

10 июль көнне Казан шәһәренең 1 нче поликлиникасының конференцияләр залында Татарстанда «Демография» милли проектын тормышка ашыру буенча җәмәгать тыңлаулары узды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова рәислегендәге контроль эш төркеме әгъзалары, шулай ук республика Парламентының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР сәламәтлек саклау һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, иҗтимагый активистлар һәм өлкән буын кешеләре гериатрик ярдәм системасын булдыру процессының ничек баруы турында фикер алыштылар.

- Гериатрия медицинасы - ул нәкъ менә өлкән яшьтәге кешеләрнең авырулары белән шөгыльләнә. Хәзер бу юнәлеш бигрәк тә актуаль, чөнки өлкәннәр саны  Татарстанда да, бөтен Россия буенча да  үсә бара. Республика сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2019 елда Татарстанда 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар 20,8% тәшкил итә. 2025 елга исә бу күрсәткеч халыкның чиреген, ягъни 23,4% тәшкил итәчәк. Һәм без гериатрик ярдәм системасын булдыру мәсьәләсенең елдан-ел беренче планга чыгуын аңлыйбыыз,- дип хәбәр итте очрашу барышында ТР Cәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев.

Табиб-гериатр - кардиолог яки офтальмолог кебек үк тар профильле белгеч. Моңа кадәр өлкәннәр белән эшләү бehsxs гомуми практика табибларында йөкләнелгән булган. Вәзгыять үзгәрде һәм хәзерге вакытта  40 гериатр-табибны  әзерлиләр. Тиздән алар яңа булдырылган гериатрия кабинетларында эшкә керешергә тиеш. Бу юнәлеш «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булды. «Өлкән буын» проекты биредә аерым бер урын алып тора. Аны гамәлгә ашыруга 2019 елда Татарстанда 546 млн сум бүлеп бирелгән.

- 2019 елда Татарстанда «Өлкән буын» проекты кысаларында 45 гериатрик кабинет һәм 170 гериатрик ятак булдырылды. Бу юнәлештә 10 кабинет ачылды инде, якын арада тагын биредә 25 кеше эшли башлаячак. Калган ун кеше ел ахырына кадәр кабул итә башларга тиеш, - дип шәрехләде илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары өлкән буын кешеләренең бу кабинетларның ничек эшләвен күзәтеп баруы мөһим, дип билгеләп үтте:

Реклама

- Бүген без коллегалар белән 21нче Казан поликлиникасының гериатрик кабинетында булдык. Шулай да өлкән яшьтәге кешеләргә кабинетның өченче катта ачылуына аптырадым. Поликлиникада лифт булуы яхшы. Шуңа күрә пенсионерлар үзләренең, ветераннар оешмаларының «Бердәм Россия» контроле проектына тоташуы һәм җитешсезлекләре турында хәбәр итәргә кыенсынмавы мөһим.

Республика пенсионерлар берлеге идарәсе рәисе Любовь Мишина халыкны «Бердәм Россия» оештырган илкүләм проектларны контрольдә тоту өчен җәлеп итү бик мөһим, дип килеште:

- Мин үзем дә «Өлкән буын» проекты үсешен актив күзәтәм, һәм мәгълүмат, чыннан да, җитми. Ә бит кешеләр очрашуларда бик еш түбәндәге сорауларны бирә: кабинетлар кайда ачылды? диспансерлаштыруны ничек узарга? ничек алырга ярдәм? Бу мәгълүматны тиражларга кирәк,- диде ул.

Татьяна Ларионова һәм Светлана Захарова игътибар иткән тагын бер момент-яңа гериатрик кабинетларны җиһазлау.

- Хәзер без бөтен республика буенча шундый кабинетлар булдыру бурычын хәл итәбез. Әмма киләчәктә гериатрик кабинетлар кирәкле җиһазлар алсын өчен эшлисе бар,- дип белдерде Светлана Захарова.

65 яшьтән өлкәнрәк пациентларга аерым мөнәсәбәт кирәклеге саннар белән расланган. Киңәшмәдә кабинетлар ачу гына түгел, ә хастаханәләрдә гериатрик койкалар ачу турында да фикер алыштылар. Эш шунда ки, шундый бер ятакка киткән чыгымнар стандартлардан бер ярым тапкыр артып китә, чөнки өлкән пациентлар озаграк дәвалана, аларны карау күпсанлы белгечләрнең көчен таләп итә.

Фото:Пресс-служба ЦИК ВПП"Единая Россия"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: