Әлмәт таңнары

«Бердәм Россия» активистлары «Иң яхшы дус» акциясен үткәрде

«Бердәм Россия» партиясе активистлары Бөтендөнья йортсыз хайваннар көненә багышланган «Иң яхшы дус» акциясе үткәрделәр.

Яшел Үзән приютына «Бердәм Россия» партиясе активистлары Татарстанның гражданлык инициативаларын яклау үзәге һәм «Dадобро» волонтерлар хәрәкәте вәкилләре белән берлектә азык-төлек, дару, уенчыклар һәм хуҗалык кирәк-яраклары алып килде.

«Август аенда бөтен дөньяда йортсыз хайваннар көне билгеләп үтелә. Без дә бирегә сәфәребзне шушы көнгә туры китердек. Без бу приютка мөмкин кадәр ярдәм күрсәтеп, туклану, хуҗалык кирәк-яраклары алып килергә булдык. Без кешеләрнең игътибарын хайваннар проблемаларына юнәлтергә телибез, чөнки безнең «кечкенәләргә» ярдәм итәргә кирәк», - дип хәбәр итте КФУ доценты, «Бердәм Россия» партиясе тарафдары Виктор Сидоров.

Атна дәвамында активистлар тарафыннан приютларда медикаментлар, азык, хайваннар өчен уенчыклар җыю, шулай ук аларның урамга алып чыгу һәм алар белән аралашу оештырылды.

Бүгенге көндә приютта 400 дән артык эт һәм 40 ка якын песи бар. «Песи һәм эт» приюты директоры Альберт Галиев хайваннарны  күбрәк яз һәм җәйге чорда, кагыйдә буларак, аена 10 питомецны алып китүләрен билгеләп үтте. «Безнең эш - хайваннарны коткару, кемдер инвалиәдларга инвалидларга ярдәм итә, ә без терлекләргә. Приютка ташландык хайваннарның язмышына битараф булмаган кешеләр җыелгане, - дип ассызыклады Альберт Галиев. Ул билгеләп үткәнчә, хайваннар өчен приютның төп максаты - хайваннар турында кайгырту гына түгел, ә йортсыз хайваннар популяциясе артмасын өчен аларны стерильләштерү.

Әлеге акция киң җәмәгатьчелеккә хайваннарга җаваплы караш һәм аларның язмышында актив катнашу кирәклеге турында искәртү булып тора.

Татарстанда приютларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Иң яхшы дус» акциясе 12 августта башланып китте һәм 17 августка билгеләнеп үтүче Бөтендөнья йортсыз хайваннар көненә багышланган. Хайваннарга кирәкле әйберләрне бүләк итәргә яки аларны өйгә алырга, шулай ук питомникларда яңа вольерлар төзергә, ярдәм кирәк булган хайваннар турында социаль челтәрләрдә репост ясарга була. Сүз уңаенан , Яшел Үзән питомнигында булганда, ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» депутатлар фракциясе җитәкчесе урынбасары Анастасия Исаева «Песи һәм эт» приютыннан үзенә эт тә алды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: