Әлмәт таңнары

Бер тәүлек эчендә биш әлмәтлене алдаганнар

Бер тәүлек эчендә Әлмәт полиция бүлегенә бер банкның биш клиенты мөрәҗәгать итә.

Алар барысы да мошенниклар корбаны булган. Шалтыратучылар үзләрен  банк хезмәткәрләре итеп таныштырып, акчаларын саклап калу өчен клиентларга акчаларны башка счетка күчерергә тәкъдим иткән. Аферистлар шулай 430 мең сум күләмендә акча үзләштергән.

"Банк белгечләре беркайчан да телефон аша клиент картасының номерын, кодын, гамәлдә булу вакытын һәм  пин-кодны сорамый. Әгәр карта мәсьәләсендә сорауларыгыз туган очракта, кичекмәстән банк бүлекчәсенә мөрәҗәгать итегез”, - дип кисәтә  Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге.

Фото:https://pixabay.com

Реклама

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: