Әлмәт таңнары

Бер ел эчендә Татарстанга килгән чит ил туристларының саны 40 процентка арткан

Казан Кремлендә – 2,7 миллионнан артык, Болгарда 540 мең сәяхәтче булган.

2017 елда Татарстанга килгән туристларның саны, 2016 ел белән чагыштырганда, 3,1 миллион кешегә кадәр арткан. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«2017 елда республикага 3,1 миллион турист килде. Бу 2016 елга караганда 6,9 процентка артыграк», - дип искәртте Галимова.

Ул узган елда, 2016 ел мәгълүматлары белән чагыштырганда, Россиянең башка шәһәрләреннән килгән сәяхәтчеләр саны – 11,7, чит ил туристлары исәбе 40 процентка диярлек артуын билгеләп үтте.

Туристлар арасында Казан, Болгар, Зөя, Алабуга, Чистай һәм Тәтеш шәһәрләре популяр. Казан Кремлендә – 2,7 миллионнан артык, Болгарда 540 мең сәяхәтче булган.

Узган елда туризм өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләр күләме 13,5 миллион сум тәшкил иткән. Бу 2016 елгы күрсәткечтән 16 процентка артыграк.

 

Фото: Регина Гумарова/архив

 https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: